news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кабан күле яр буенда бер төркем баянчылар Рөстәм Вәлиев истәлегенә концерт куйды

Кабан күле яр буенда бер төркем баянчылар Рөстәм Вәлиев истәлегенә концерт куйды
Салават Камалетдинов

Бер төркем татар баянчылары Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, баянчы-виртуоз һәм мастер-гармонист Рөстәм Вәлиев истәлегенә багышлап, Кабан күле яр буенча концерт куйды.

«Беренче тапкыр мондый концерт ике ел элек Кабан күле яр буенда булды. Әти баянчыларны сәхнәдә бергә җыярга ярата иде. Бирегә Татарстанның иң яхшы баянчылары җыелды. Барысын да чакырдык, булдыра алганнар килде. Барысы да Рөстәм Вәлиевны хөрмәт итә, аларга рәхмәтлебез. Әтине искә алу кичәсен филармониядә дә үткәрергә була иде, әмма ул гадилекне ярата иде. Шуңа күрә рәсмилектән китеп, ачык һавада концерт куярга булдык», - диде «Татар-информ»га Рөстәм Вәлиевның улы Ислам Вәлиев.

Аның фикеренчә, ачык һавада оештырылган кичә барлык тамашачыларның күңеленә якын. «Казан үзәгендә баян, гармун моңнары яңгырады. Үземне авылда кебек хис иттем. Кичәгә белеп килүчеләр дә, очраклы гына эләккән кешеләр дә бар. Бик рәхәт мохит. Баянчылар өчен үзләрен күрсәтү мөмкинлеге булырга тиеш дип саныйм. Чөнки алар һәрвакыт диярлек икенче планда – артта кала. Бүген сәхнәне баянчылар гөрләтте», - диде Ислам Вәлиев.

Баянчылар - Булат Хисмәтов, Булат Шәрипов, Рәзил Камалов, Илназ Дудкин, Рамазан Гыйниятов, Ильяс Фәрхуллин Рөстәм Вәлиевнең авторлык композицияләрен тәкъдим итте, шулай ук музыкаль инструментларда джем-сейшен — концерт-импровизация куйдылар.

«Без Рөстәм белән бик дус идек. Ул беркайчан да «мин» дип, борынын күтәрмәде, мактанчык булмады. Мин аның белән ике диск чыгардым. Өченче дискны чыгарырга йөргәндә аның вафаты турында хәбәр ишеттем. Урыны оҗмахта булсын», - диде Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт. Ул Рөстәм Вәлиев аккомпанементында элек җырлаган «Кердем карурманнарга» һәм «Зөһрә йолдыз» җырларын улы Булат Хисмәтов белән башкарды.

Баянчы Рәзил Камалов Рөстәм Вәлиевның әсәрләрен, видеоязмаларын тыңлаган. «Ул безне илһамландырды. Рөстәм абый иң атаклы баянчыларның берсе. Минем өчен ул бөтен татар милләте өчен янып торган үрнәк шәхес», - диде ул.

Ильяс Фәрхуллин Рөстәм Вәлиевның иҗаты белән кечкенә вакытыннан ук кызыксынган. «Рөстәм абый кулына кайсы уен коралын алса да, профессиональ дәрәҗәдә уйнаган көчле музыкант. Баян, Саратов гармуны, хромка гармуны, курай, кубызда һ.б. Мин эстрада һәм ретро концертларны карарга ярата идем. Баянчылар артта тора һәм аларга игътибар аз иде. Әмма Рөстәм абый игътибарны үзенә җәлеп итә белә иде», - диде ул.

Ислам Вәлиев әтисенең исемен мәңгеләштерү буенча эш алып барылуын әйтте. «Хәзерге вакытта әтиемә багышланган китап әзерләнә. Әнием – перфекционист, һәр материалны бөртекләп җыя, туплый, тәртипкә сала. Китап якын арада чыгарга тиеш, Алла боерса», - диде ул.

Рөстәм Вәлиевны искә алу кичәсен музыкант Ислам Вәлиев Казанның «Парклар һәм скверлар дирекциясе» ярдәме белән оештырды.

  • Баянчы Рөстәм Вәлиев музыкант карьерасын 1984 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның концерт төркеменә эшкә килгәч башлый. Баянчы республиканың виртуоз музыкантлары арасында лидер була. Ул халык композицияләрен дә, дөнья классикасын да уйный. Музыкант шулай ук «Минута славы» тапшыруының финалында катнашкан иде. 2014 елда Казанда вафат булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100