news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кабан күле буенда узачак өченче әңгәмә шигърияткә багышлана

Кабан күле буенда узачак өченче әңгәмә шигърияткә багышлана
"Татар-информ" архивы

Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин Кабан күле буенда 15 июльдә узачак дискуссия андеграунд шигърияткә багышланганын әйтте. 
  
«Безнең тема - андеграунд шигърияте. Безнең монда төп сорау булып альтернатив музыка, альтернатив хәрәкәт кысаларында иҗат ителгән шигъри текстларның шигърияткә керү-кермәве тора», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә  Айдар Шәйхин. 

«Киләсе очрашуның төп спикеры - Ильяс Гафаров. Ул - автор, альтернатив музыканы үстерүче лейбл җитәкчесе һәм шулай ук ул филологик юнәлештә белем алган кеше. Шулай ук чарада яшь шагыйрьләр дә булачак. Шуңа күрә без текстларга берничә яктан караячакбыз», - дип сөйләде Айдар Шәйхин. 

Татар китабы йорты директоры очрашуларга әдәбияттан кала башка өлкә белән дә кызыксынган кешеләрнең килүен әйтте. 
  
«Төрле өлкәдә кайнаган кешеләр әдәбият белән кызыксына. Беренче, икенче дискуссияләрдә без проза, эмиграциядәге әдәбият һәм әдәбиятта хатын-кыз образы турында сүз алып бардык. Мәсәлән, безгә феминизм белән кызыксынучылар да килеп кушылды», - диде ул.

  • Андеграунд поэзия - гомумкабул ителгән кыйммәт, норма, сәнгать һәм традицияләрдән баш тартып, танылмаган, оппозицион юнәлештә язылган әсәр. Андеграунд поэзиянең гомуми үзенчәлеге - әлеге җәмгыятьтә кабул ителгән идеологик тыюларны бозу, стилистик һәм тел чикләүләрен, еш кына мораль нормаларны игътибарсыз калдыру. Кагыйдә буларак, мондый әсәрләр я легаль булмаган рәвештә бастырыла, я басмага өметсез языла. Әмма вакыт узу белән тыюлар көчсезләнә яки бетерелә, әсәр  билгеле бер тоткарлык белән булса да укучыга барып җитә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100