Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кабан күле буенда татар телендә бию дәресләренең яңа сезоны башлана
Иртәгә, 4 июнь көнне, Кабан күле буенда татар телендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләренең яңа сезоны ачыла. Казанлыларны музыкалы һәм биюле тамаша, «Йөрешләр» татар биюен өйрәтү мастер-классы, «Түгәрәк уен», «Күчмә бию» һәм «Күпер» халык фольклор уеннары көтә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Парклар һәм скверлар дирекциясендә сезон ачылышында һөнәри оста биючеләр арасында «Бию көрәше» конкурсына старт биреләчәге турында хәбәр итәләр.
Чарада катнашырга теләүчеләрнең барысын да Һади Такташ урамындагы 74 бина адресы буенча Г.Камал исемендәге театр янындагы амфитеатрда 18:00 сәгатьтә көтәләр.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан башкаласында «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию проектының юбилее уңаеннан «Бию көрәше» йомгаклау чарасы узды. 300 мең сум күләмендә төп акчалата бүләк өчен 20 финалчы көрәште, шуларның икесе беренче урын өчен көч сынашты. Проектта Балтач бистәсендә яшәүче Илнар Закиров җиңү яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз