Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кабан күле буенда Камал театрының архив спектакльләре күрсәтелә
Казанда Кабан күле буендагы яңартылган павильонда Г.Камал исемендәге театрның архив спектакльләре күрсәтелә. Элек репертуарга кергән спектакльләрне тамашачылар пәнҗешәмбе көннәрендә күрә ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренче чара 17 сентябрь көнне 18:30 сәгатькә билгеләнгән. Тамашачыларга «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле тәкъдим ителә. Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган спектакль Әлдермеш авылында яшәүче 91 яшьлек Әлмәндәр карт турында сөйли. Олы яшьтә булуына карамастан, авыл агае тормыш белән саубуллашырга ашыкмый: аның әле эше бик күп – гаиләсен кайгыртасы, дачасын төзеп бетерәсе, хәтта өйләнәсе дә бар.
Икенче чара 24 сентябрь көнне 18:30 сәгатьтә уздырыла. Тамашачылар «Җанкисәккәем» спектаклен күрәчәк. Сәхнә әсәре Габдулла Тукайның атаклы «Шүрәле» әкиятенә нигезләнеп куелган. Спектакльдә безгә яхшы таныш сюжет яңача яңгыраш ала: урманга кереп адашкан ялгыз юлчыларга янаучы Шүрәлеләр хәзер инде алай ук куркыныч түгел, урманга чын куркынычны авыл яшьләре тудыра.
Кино итеп төшерелгән спектакльләр К.Тинчурин театры бинасы янында Мәрҗани урамы ягыннан күлгә төшү юлында урнашкан павильонда күрсәтелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз