news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кабан күле буенда «Идел. Шигырь. Рэп» кичәсе узды: Яңа форматлар эзләү безнең төп максат

Кабан күле буенда «Идел. Шигырь. Рэп» кичәсе узды: Яңа форматлар эзләү безнең төп максат
Фирүзә Закирҗанова

25 июнь көнне Кабан күле буенда «Идел» яшьләр журналы оештырган «Идел. Шигырь. Рэп» бәйрәмендә журналның баш мөхәррире Рәмзия Галимова яшьләрне җәлеп итәрлек яңа форматлар эзләүне үзләренең төп максаты буларак билгеләде.

«Идел» журналы гомер-гомергә әдәби журнал буларак билгеле. Яшь шагыйрьләрне, язучыларны табу, яңа форматлар эзләү безнең төп максат. Яшьләр журналы булгач, без аларны шаккатырырлык журнал эшли белергә тиеш. Шигырь белән рэп бер-берсенә охшаган булганга без аларны берләштереп карарга булдык. Әлеге чарада чыгыш ясаган артистларга, рэперларга бик зур рәхмәтемне җиткерәм. Безнең идеябызны иң текә артистлар хупларга ризалашты», – диде ул.

Чарада катнашучыларның барысы да театр артистлары иде. Алар – Фәрһәд Мөхәммәтҗанов, Алсу Шакирова, Гөлинә Шәйхи, Рүзәл Әхмәдиев һәм Сәйлән. Күбесе үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыды.

Шулай ук кичәдә танылган рэперлар K-RU һәм Шәкүр дә чыгыш ясады. Диджей – Malsi Music.

Кунаклар шигырь һәм рэп кына тыңлап калмады, ә үзләре дә шигырь иҗат итеп, аны рэп итеп укып карадылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100