Кабан күленең яңартылган яр буендагы эскәмияләрне бозганнар
Якын көннәрдә биредә видеокамералар урнаштыру мәсьәләсе күтәреләчәк.
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Вәхшиләр Кабан күленең яңартылган яр буендагы эскәмияләргә зыян салган. Шул хактагы хәбәр Инстаграм социаль челтәрендә Кабан күленең рәсми сәхифәсендә дөнья күргән.
Фотодан күренгәнчә, яңа эскәмияләрдә тырналган эзләр барлыкка килгән. Бу - утыргычларны трамплин сыйфатында кулланучы скейтерлар эше булырга мөмкин, дип фаразлый социаль челтәрдән файдаланучылар.
Социаль челтәрдә шулай ук якын көннәрдә биредә видеокамералар урнаштыру мәсьәләсе күтәреләчәге хакында хәбәр ителә.
