news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кабан күленең уң як ярыннан ун КАМАЗ чүп чыгарылган

Түбән Кабан күленең уң як ярында узган ел башланган төзекләндерү эшләре дәвам итә.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Кабан күленең уң як ярыннан ун КАМАЗ чүп чыгарылган. Бу хакта “Шәһәр төзекләндерелүе” МУП директоры Камил Закиров сөйләде, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Ул хәбәр иткәнчә, су өстендә яткан камышлар киселгән. Эшләр май аенда, үсемлекләрнең актив үсешенә кадәр башкарыла. Үсемлекләрнең тамыр системасы сакланган.

“Үсемлекләрнең өске өлешен кисеп, аларга зыян китермибез”, - дип аңлатты биология фәннәре кандидаты Сергей Мурзов. Аның сүзләре буенча, яшь үсентеләр кояш җылысын җитәрлек дәрәҗәдә алачаклар.

Түбән Кабан күленең уң ярында төзекләндерү эшләре узган ел башланды. “Яр кырыйлары табигый материал белән ныгытыла. Кирәк булган урыннарда, үсемлекләр үссен өчен ком сайлыклар ясала”, - дип билгеләп үтте Камил Закиров. Яр буенда күпсанлы агачлар һәм куаклар утыртырга планлаштырыла. Тиз арада, өч төрле шомырт барлыкка киләчәк. Моннан тыш яр буенда таллар утыртылачак. Моннан кала, минус 45 градуска кадәр салкыннарга чыдам алты төрле агач утыртылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100