news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кабан күленең уң як ярында җәяүлеләр һәм велосипедлылар өчен юл төзеләчәк

Кабан күле ярындагы җәяүлеләр юлы Универсиада авылына кадәр булачак.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Алёна Низамова). Тиздән Кабан күленең уң як ярында, ягъни Марсель Сәлимҗанов урамы буйлап, җәяүлеләр һәм велосипедлылар өчен махсус юллар барлыка килергә тиеш. Моннан тыш биредә «ачык урам» да булдырылачак. Наталия Фишман «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруы корреспондентына хәбәр итүенчә, җәяүлеләр юлы Универсиада авылына кадәр булачак.

"Нинди үзгәрешләр булачагы турында хәзер карарлар кабул ителә, агачлар утыртып, урамны киңәйтеп, биредә аерым бер зона булдырылырга тиеш, - дип сөйләде ул. 

2015 елда Түбән Кабанны ял итү урынына әйләндерү буенча Кытай архитекторларының проекты җиңгән иде. Әмма шәһәрдә эш озак башланмый торды. Быел исә, Кабан күле буенда төзелеш техникасы пәйда булды. «Проект бераз сузылды. Эшләрне узган елны ук башларга тиеш идек, тик Кытайдагы коллегелар белән проектны бик җентекләп өйрәнергә, барлык нечкәлекләрне игътибар итәргә булдык», - дип, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман төзелеш озакка сузылуның сәбәпләрен җитди булуын белдерде.  

news_right_1
news_right_2
news_bot