news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кабан күленең ныгытылган ярында "Озын гомер адымнары" акциясе узачак

Теләге булган һәркемнең йөрәк-кан тамырлары системасының параметрларын үлчәячәкләр

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ"). 25 апрельдә Кабан күленең ныгытылган ярында "Озын гомер адымнары" акциясе узачак. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шәһәр халкы өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс, ДФК элементлары белән бию дәресе, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларын беренчел профилактикалау буенча шөгыльләр узачак. Анда хәрәкәт активлыгы, дөрес ашау турында сөйләчәкләр. Шулай ук теләге булган һәркемнең йөрәк-кан тамырлары системасының параметрларын үлчәячәкләр, диелгән әлеге хәбәрдә.

Башлана 15.00 сәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100