news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кабан күлендә өч аккошны боз әсирлегеннән коткардылар

Шәһәр халкы боз ката башлаган күлдән кошларны коткаруны сорап, 112 диспетчер хезмәтенә шалтыраткан. Аккошлар Казан зоопаркына тапшырылган.

 (Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ») Казандагы Кабан күленнән өч аккошны боз әсирлегеннән коткардылар, дип хәбәр итә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. 

Шәһәр халкы боз ката башлаган күлдән кошларны коткаруны сорап, бүген 112 диспетчер хезмәтенә шалтыраткан. Бу хәбәр килеп ирешү белән, 12.30 сәгатьтә, коткаручылар инде күл янына килеп җитә. Ярдан 50 метр ераклыкта йөзеп йөргән аккошлар янына алар металл көймәгә утырып, әле бик нык катырга өлгермәгән бозны вата-вата бара. Ләкин кошларны алай җиңел генә тота алмыйлар. Икесен тотарга ярты сәгатьтән артык вакыт китә, аларның берсенең канаты сынганлыгы ачыклана. Ә өченче аккошны бер сәгатьтән соң гына тоталар. Кошлар Казан зоопаркына ветеринария табиблары кулларына тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100