news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кабан күлендә аккош үлемен ачыклау өчен экспертиза үткәреләчәк

31 июль көнне Түбән Кабан күлендә кичке күңел ачу чаралары үткәрелмәде.

(Казан, 1 август, “Татар-информ”). Урта Кабан күлендә аккош үлеме сәбәпле Биочыганаклар буенча Татарстан дәүләт комитеты кошның үлем сәбәбен, җенесен, яшен ачыклау буенча экспертиза үткәрәчәк. Бу хакта Казанда Парк һәм скверлар дирекциясе Instagram битендә хәбәр бастырып чыгарган.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, кичә кич Түбән Кабан күлендә музыка сүндерелгән, кичке күңел ачу чаралары үткәрелмәгән.

Һәлак булган аккош күптән түгел Урта Кабанда нәсел калдырган парның берсе булмаган. Парк һәм скверлар дирекциясе әлеге парның исән-сау булуын җиткерә.

Алдан “Татар-информ” кара аккош Зигфридны “Черек күл” паркыннан Кама Тамагына күчерәчәкләр дип хәбәр иткән иде.

 

 

#Repost @kabanlake ・・・ Сегодня вечером у озера Нижний Кабан выключена музыка и не проходит развлекательных мероприятий. Печальные новости от соседей: на озере Средний Кабан (за территорией Зоопарка, недалеко от Центра гребных видов спорта) умер белый лебедь. Государственный комитет Республики Татарстан по биологическим ресурсам проведет экспертизу для установления причины смерти, а также его пола и возраста. Известно, что этот лебедь — не тот, который недавно дал потомство на Среднем Кабане. Та пара, которая жила у Татарской усадьбы и уплыла давать потомство на Средний Кабан — жива и здорова, это они на видео.

Публикация от Парки и скверы Татарстана (@park.tatar)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100