news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кабан күлен җыештыручы аккош Голливуд йолдызы Инстаграмына эләккән

Унбер “Эмми” премиясе иясе Эллен Ли Дедженерес Инстаграмында Казанда чүп җыючы аккошның табигатькә кешеләрдән ихтирамлырак булуын язган.

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Узган ел Кабан күлендә чисталык һәм тәртип салуда шәхси үрнәк күрсәткән аккош Голливуд йолдызы Эллен Ли Дедженерес аккаунтына эләккән.

Кабан күлен чүп-чардан арындырган аккош төшерелгән видеоязма узган ел социаль челтәрләрдә бик тиз таралган иде. Әлеге кадрларны илнең һәм дөньяның барлык эре телеканаллары трансляцияләде. Тулаем алганда, югыйсә, роликтагы күренеш әлләни матур да түгел: кар эрегәннән соң калган пычрак, чүп-чар һәм болганчык су. Аккош исә томшыгы белән полиэтилен калдыклары һәм башка чүпләрне читкә чыгара.

Унбер “Эмми” премиясе иясе Эллен Ли Дедженерес Instagramында чүп җыючы аккошның кешеләргә караганда табигатькә күбрәк ихтирамлы булуын җиткергән. Ул, күрәмсең, биредә кешелекне истә тоткандыр.

Видеоязманы 3,3 млннан артык кулланучы караган. Аккошның кешеләргә караганда бу яклап та гүзәл булуында күпләр аның белән килешкән.
 

 

#Repost @animal on earth ・・・ Check out this swan picking up litter... it's obvious that other species on this beautiful planet have more respect for nature! Via:@viralhog #animalonearth

Публикация от Ellen (@theellenshow)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100