news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кабан күле яр буенда «Сөембикә» журналының «Азат хатын» күргәзмәсе ачылды

«Татмедиа» агентлыгы шәһәрнең һәр паркы өчен проектлар әзерли.

Кабан күле яр буенда «Сөембикә» журналының «Азат хатын» күргәзмәсе ачылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Камал театры янында Кабан күле яр буенда «Сөембикә» журналының «Азат хатын» дип аталган күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә журналның тарихын чагылдырган тышлыклар тәкъдим ителә.

«Бу күргәзмәне күп кеше күрә алачак. Иң ягымлы татар хатын-кызлары аша безнең тарихыбыз күрсәтелгән. Бу — бик зур эш, аны халыкка күрсәтәсе килгән иде. Аны халык яратып өлгерде, күргәзмә үземә дә бик ошый», — дип сөйләде «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков җәй дәвамында паркларда төрле проектлар булачагын әйтте.

«Безнең төп бурыч — халык белән аралашу. Кысаларда, кәгазьдә генә калмаска кирәк. Кабан күленең яр буе — Казандагы иң популяр урыннарның берсе. Безнең ният — аудиторияне „Сөембикә“ журналы белән таныштыру. Җәй көне паркларда күргәзмә, концерт, очрашулар, балалар өчен бәйрәмнәр оештырачакбыз, һәр паркка махсус программа әзерлибез», — ди ул.

«Сөембикә» журналының баш мөхәррире Лариса Маликова яр буенда күргәзмә оештыру идеясе барлыкка килү турында сөйләде. «Былтыр, Кабан күле буенда Нияз Хаҗиәхмәтов күргәзмәсе ачылгач, журналыбызны шушы урында күрсәтү хыялы туды. Менә ул хыял чынга ашты», — дип сөйләде ул. Баш мөхәррир кунакларны тышлыкларның тарихы белән таныштырды.



Галерея: «Сөембикә» журналының «Азат хатын» күргәзмәсе ачылудан фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100