news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кабан күле тирәсен җыештырырга 200ләп татарстанлы чыккан

Быелгы язда санитар-экология икеайлыгында чисталыкны гәүдәләндерүче символ булып аккош тора.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Кичә Түбән Кабан күле ярларын җыештыру буенча шимбә өмәсе үтте. Чистарту эшләренә катнашкан 200дән артык татарстанлылар арасында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, Г, Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актерлары, “Чистабулачак” һәм “Көмеш волонтерлар” хәрәкәте активистлары һәм республиканың табигатькә битараф булмаган халкы катнашты. Әлеге тырыш команда бер сәгатьтә куелган максатка иреште.

Дмитрий Жуков – сулыкны чүптән чистартучы аккош турындагы популяр ролик авторларының берсе , кичә #ЭКОяз2017 эмблемасын тәкъдим итте.
Быел яз санитар-экология ике айлыгында чисталыкны гәүдәләндерүче символ булып нәкъ менә шушы йөзә торган кош булачак.

Шимбә өмәләре бу көнне Татарстанның һәр район-шәһәрендә үтте. Санитар-экология ике айлыгы чараларын социаль челтәрләрдән дә карап барып булачак –барлык яңалыклар һәм фото, видеолар #экояз2017 хештегы белән биреп барылачак. Шимбә өмәләре һәм чәршәмбеләренә, табигатьне саклау акцияләренә теләге булган һәркем – җәмәгать оешмалары,мәктәп укучылары, студентлар кушыла ала. Оештыручылар аккаунтында @MINISTERSTVO_ECOLOGIIRT бу турыда өстәмә мәгълүматны табып була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100