news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кабан күле буенда Ильяс Камал катнашында La Primаvera оркестры концерты була

Ильяс Камал шулай ук солист-виолончест буларак чыгыш ясаячак, ул бер номерны кубызда башкарачак.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстанның халык артисты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera Казан камера оркестры җомга көнне, 21 августта, Кабан күле яр буенда бушлай концерт бирәчәк. Программа кичке сәгать 18.00дә башлана, аңа музыкант һәм композитор Ильяс Камалның әсәрләре кертелде. Бу хакта оркестрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Соңгы 10 елда иҗат ителгән әсәрләр яңгыраячак. Аларның кайберләре La Primavera оркестры өчен махсус язылган», — дип сөйләде Ильяс Камал.

Концерт программасына төрле жанрдагы әсәрләр кертелгән. Концертта Халыкара конкурслар лауреатлары Артур һәм Эльза Исламовлар, Илгиз Мөхетдинов, Тинчурин театры оркестры солисты Дамир Батталов катнашачак. Программаның бер өлеше Тинчурин театры оркестры белән берлектә башкарылачак. Ильяс шулай ук солист-виолончест буларак чыгыш ясаячак, ул бер номерны Кызыл кубызда - борынгы татар инструментында башкарачак.

Ильяс Камал Санкт-Петербургта туган, Казан консерваториясен һәм ассистентурасын тәмамлаган, виолончели классы һәм композицияләр буенча стажировка үткән. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты һәм Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының баш дирижеры. 

news_right_1
news_right_2
news_bot