Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кабан күле буена ТАССР оешу тарихына багышланган лекция тыңларга чакыралар
Казанлылар алдында тарихчы Айрат Фәйзрахманов чыгыш ясаячак.
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Бүген, 14 августта, Кабан күле буенда «ТАССР ничек барлыкка килгән» дигән лекция оештырыла. Кабан күле буеның Instagram-аккаунтында шул хакта хәбәр ителә.
Казанлылар алдында тарихчы Айрат Фәйзрахманов чыгыш ясаячак. Ул нинди тарихи вакыйгалар һәм шәхесләрнең ТАССР төзелү турында Декрет кабул итәргә этәргеч бирүе хакында сөйләячәк. Башкалада яшәүчеләр Кабан күле буендагы территориянең шул көннәрдәге вакыйгалар белән ничек бәйләнгәнлеге хакында беләчәк.
Лекция кичке 7дә планлаштырылган. Очрашу урыны — Камал театрыннан күл буена илтә торган баскыч.
«Җылырак киенегез. Һава торышы начарайган очракта чара башка вакытка күчерелергә мөмкин, лекция башланганчы @kabanlake аккаунтын тикшерегез», — диелә вакыйганың анонсында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз