news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кабан күле буена ТАССР оешу тарихына багышланган лекция тыңларга чакыралар

Казанлылар алдында тарихчы Айрат Фәйзрахманов чыгыш ясаячак.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Бүген, 14 августта, Кабан күле буенда «ТАССР ничек барлыкка килгән» дигән лекция оештырыла. Кабан күле буеның Instagram-аккаунтында шул хакта хәбәр ителә.

Казанлылар алдында тарихчы Айрат Фәйзрахманов чыгыш ясаячак. Ул нинди тарихи вакыйгалар һәм шәхесләрнең ТАССР төзелү турында Декрет кабул итәргә этәргеч бирүе хакында сөйләячәк. Башкалада яшәүчеләр Кабан күле буендагы территориянең шул көннәрдәге вакыйгалар белән ничек бәйләнгәнлеге хакында беләчәк.

Лекция кичке 7дә планлаштырылган. Очрашу урыны — Камал театрыннан күл буена илтә торган баскыч.

«Җылырак киенегез. Һава торышы начарайган очракта чара башка вакытка күчерелергә мөмкин, лекция башланганчы @kabanlake аккаунтын тикшерегез», — диелә вакыйганың анонсында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100