news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“КА­МАЗ”­ның ав­то­мо­биль­ләр за­во­дын­да му­зей экс­по­зи­ци­я­се ачыл­ды

Анда ор­ден-ме­даль­ләр, пат­рон­нар, көн­кү­реш ки­рәк-ярак­ла­ры урын ал­ган

 (Казан, 8 май, “Татар-информ”). Бө­ек Җи­ңү­нең 70 ел­лы­гы ал­дын­нан “КА­МАЗ”­ның ав­то­мо­биль­ләр за­во­дын­да му­зей экс­по­зи­ци­я­се ачыл­ды. Ул Бө­ек Ва­тан су­гы­шы­на ба­гыш­лан­ган.

Әле­ге тан­та­на уңа­ен­нан ки­чә­гә ав­то­мо­биль­ләр за­во­ды ве­те­ра­ны, 3 ор­ден ка­ва­ле­ры, 16 ме­даль ия­се, Бө­ек Ва­тан су­гы­шы һәм хез­мәт ве­те­ра­ны, “КА­МАЗ” тө­зе­ле­ше удар­ни­гы Лок­ман Ка­юм улы Ни­за­мов та ча­кы­рыл­ган иде.

Ку­нак­лар му­зей экс­по­зи­ци­я­лә­ре бе­лән та­ныш­ты­лар. Би­ре­дә ав­то­мо­биль за­во­ды ве­те­ран­на­ры­ның су­рәт­лә­ре, ор­ден-ме­даль­лә­ре, пат­рон­нар, гиль­за­лар, ки­ем­нәр, көн­кү­реш ки­рәк-ярак­ла­ры урын ал­ган. Кар­та­да су­гыш бар­ган урын­нар бил­ге­лән­гән. Му­зей­да ве­теран­нар­ның су­гыш чо­ры фо­то­ла­рын­нан туп­лан­ган аль­бом да бар. Ике аль­бом­га “Үлем үзә­не” сә­я­хә­те ту­рын­да фо­то­лар туп­лан­ган, дип хәбәр итә ”Шәһри Чаллы” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100