news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Каһирә студиясе һәм Фәнис Камал ислам диненә багышланган мультфильмнар тәкъдим итә

Хәзерге вакытта бу бик кирәкле мультфильмнар, ди Фәнис Камал.

(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Фәнис Камал һәм ATA Animation Studio (Каһирә) ислам диненә багышланган мультфильмнар тәкъдим итә. 30 сериядән торган анимацияле фильмны DVD форматта карап булачак.

“Әлеге студия Европада да, Америкада да бик популяр һәм танылу алган. Алар 30 сериядән торган 2D һәм 3D форматында эшләнелгән анимацияле кино төшергән. Һәр сериядәге вакыйгалар бер-берсенә бәйләнеп бара һәм һәр серия аерым бер пәйгамбәргә багышланган. Мисал өчен, Мөхәммәд Пәйгамбәргә, Ибраһим Пәйгамбәргә”, – дип хәбәр итте Фәнис Камал “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Хәзерге вакытта бу бик кирәкле мультфильмнар, ди әңгәмәдәшебез. “Алар ислам диненең нигезе нинди икәнен аңларга ярдәм итә, диннең бурычларын тәгәенли. Дөнья күләмендә террорлык очраклары артты. Ислам хәзер күбрәк шуның белән күзаллана. Ә бу мультфильмнар исә исламның никадәр чиста, пакъ дин икәнен аңлатырга ярдәм итә”, – дип аңлатма бирде мультфильмны татарчалаштырган Фәнис әфәнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot