news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каһирә аэропортында куркынычсызлык вазгыяте әйбәт - Аркадий Дворкович

Авиаочышларны янә гамәлгә ашыру өчен куркынычсызлык тәэмин итү илләр арасындагы авиаэлемтәне тормышка ашыру таләпләренең берсе.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Каһирә аэропортында яңа терминалда куркынычсызлык вазгыяте әйбәт, Россия Транспорт министрлыгы иртәгә тикшерү нәтиҗәләре хакында белдерәчәк дигән Россия вице-премьеры Аркадий Дворкович. "Россия транспорт министры Максим Соколов сәфәр нәтиҗәләре турында хәбәр итмәде әле. Якынча мәгълүматлар буенча Каһирәдә барысы да тәртиптә. Әле ул кайтмыйча, берни дә әйтә алмыйм. Иртәгә иртән очрашабыз. Каһирә буенча вазгыять яхшы булырга тиеш" - дип белдергән Дворкович. Бу хакта "ТАСС" хәбәр итә.

Искәртеп үтик: хәзер Мисыр министрлыгы һәм гражданнар авиациясе белән Россия Транспорт министрлыгы арасында килешү буенча аэропортлар тикшерелә. Экспертлар фикеренчә, Россия җитәкчелеге өчен махсус доклад әзерләнә.

Мисыр белән Россия арасында авиаочышлар 2015 елның ноябрендә, Шарм-эш-Шейхтан Санкт-Петербургка очкан Россия лайнеры бортындагы теракттан соң өзелде. Авиаочышларны янә гамәлгә ашыру өчен куркынычсызлык тәэмин итү илләр арасындагы авиаэлемтәне тормышка ашыру таләпләренең берсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100