news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Каһарман хөрмәтенә
Дагыстанда һәлак булган Россия Каһарманы Раушан Абдуллинның әти-әнисенә Төмән өлкәсе татарлары Конгрессы зур бүләк тапшырды
Скопировать ссылку
(Төмән, 19 февраль, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). 2009 нче елның 8 нче августында батырларча һәлак булган, иҗтимагый фикер конкурсында “Ел легендасы” дип аталган 20 яшьлек татар егете Раушан Абдуллинга үлеменнән соң Россия Каһарманы исеме бирелүе, ул исемнең Алтын йолдызын Раушанның әнисе Гөлфруз белән Мөхәммәт Абдуллинарга өлкә губернаторы Владимир Якушевның үзенең тапшыруы турында хәбәр иткән идек.
Алдагы көнне генә Абдулиннарга өлкә татарлары Конгрессыннан зур матди бүләк – нәселле, күпсөтле сыер тапшырылды. Ул сыерны өлкә татарлары Конгрессының башкаручы мөдире Ринат Насыйровның Түбән Тәүде район үзәгендәге “Молоко” агрокомплексы бирде. Сыер йөк машинасында Түбән Тәүдедән Абдуллиннар яшәгән Төмән районы Нариман авылына кадәр 130 лап чакрымны үтеп, исән-сау килеп җитте.
Бүләк сыерны яңа хуҗаларына Конгресс һәм аның җитәкчеләре Нурулла Саттаров белән Ринат Насыйров исеменнән оешманың мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова тапшырды.
Бу чараны күзәтергә “Яңарыш” газетасы, “Регион-Тюмень” телерадио ширкәтенең “Вести” программасы журналистлары да килгән иде.
Кешеләрчә җылы игътибар Гөлфруз белән Мөхәммәт күңелендәге хәсрәт ташын аз гына булса да эреткәндәй булды. Өй хуҗалары матур чәй өстәле корып көткәннәр кунакларны, чәйдән соң балалары турында җылы истәлекләрен яңарттылар алар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot