news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көзнең беренче көне Татарстанга яшен, яңгыр һәм көчле җил алып килә

1 сентябрьдә Татарстанда һава торышы бозыла.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 1 сентябрь көнне, Татарстанда көчле җил, яшенле яңгырлар, боз явуы көтелә.

«Республикада аязучан болытлы һава саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал», — дип кисәтә Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү үзәге.

Синоптиклар кисәтүенчә, кайбер районнарда һәм башкалабыз Казанда кичке һәм иртәнге якта яшен, урыны белән боз явуы да ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан исүче талгын җилнең секундына 17-22 метрга кадәр тизләнүе мөмкин.

Төнлә республикада температура 10 градустан алып 15 градуска кадәр җылы, көндез исә 23 градустан 28 градуска кадәр җылыныр дип көтелә. Көньяк районнарда температураның 32 градуска кадәр җитүе мөмкин.

Метеорологларның алдан фаразлавынча, 2 сентябрь, пәнҗешәмбе көнне, Татарстан территориясендә җылы булса да, явым-төшемле, яшенле һәм җилле һава торышы сакланачак. Термометр багананасы 27 градуска кадәр күтәрелә. 3 сентябрьдә, җомга көнне, температура 18 градусны тәшкил итәчәк. Явым-төшем һәм яшен күзәтелергә мөмкин, дип фаразлый синоптиклар.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100