news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күзлек киючеләр коронавирус белән биш тапкыр сирәгрәк авырый

Коронавирус белән зарарлануның төп каналлары булып борын һәм күз санала. Шунлыктан саклану чараларын кулланудан баш тартмаска киңәш ителә.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Күзлек кигән кешеләр коронавирус белән биш тапкыр сирәгрәк авырый. Бу хакта Кытай галимнәренең тикшеренүләренә сылтама белән биология фәннәре докторы, Новосибирск дәүләт университеты профессоры Сергей Нетесов сөйләде. Аның сүзләрен «Российская газета» китерә.

Профессор сүзләренчә, мондый тенденция нәкъ менә Кытайда ачык күренә. Анда контактлы линзалар популяр түгел һәм шул ук вакытта күпләр күзлек кия.

«Коронавирус белән авыручылар арасында күзлек кигән пациентлар бик аз булды. Авырулар арасындагыларның ун проценты гына күзлек киючеләр», — дип искәртте галим.

Нетесов әйткәнчә, зарарлануның төп каналлары булып борын һәм күз тора, ул саклану чараларын кулланудан баш тартмаска киңәш итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot