news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Күзләрен ачкан Зөләйха” белән түгел, әдипләр артыннан барырга кирәк – Миләүшә Хәбетдинова

«Татар-информ»да халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең романы венгр телендә тәрҗемәдә басылу уңаеннан журналистлар һәм җәмәгатьчелек белән очрашу узды.

“Күзләрен ачкан Зөләйха” белән түгел, әдипләр артыннан барырга кирәк – Миләүшә Хәбетдинова
Султан Исхаков

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Галимҗан Ибраһимов кебек классик язучыларыбыз дөньяның бөтен телләрендә сөйләшә алырга лаек, безнең милләт буларак дөньяга нинди өлеш кертүебезне алар җиткерә алыр иде. Татар галимнәре Аяз Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога!” романының венгр телендә басылып чыгуын шушы юлда зур адым дип билгеләп үтте. “Бүгенге укучыга Аяз Гыйләҗев әсәрләре кирәк. Республика “Күзләрен ачкан Зөләйха” артыннан түгел, татар әдәбиятының мэтрлары артыннан барырга кирәген аңлар әле”, - диде татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең Венгриядә венгр телендә тәрҗемәдә романы басылу уңаеннан журналистлар һәм җәмәгатьчелек белән очрашуда.

Әдәбият галиме бу романны “татар алга таба ничек яшәргә тиеш дигән васыять”, Аяз абыйның татарга дога укуы, бу четерекле заманда ничек милләт буларак саклану турында язуы дип билгеләп үтте.

Мәгълүмат өчен. Миләүшә Хәбетдинова 2016 елда Аяз Гыйләҗевның дустын, аның белән бергә лагерьда утырган Арпад Галгоцины эзләп таба. Арпад Галгоци 2017 елда Казанга килеп, Аяз Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога!” китабының русчага тәрҗемәсен тәкъдим итү чараларында катнашкан иде.

Шул вакыттан соң ярты ел эчендә роман венгр теленә тәрҗемә ителеп басылып та чыкты.

“Мин кеше ышанмастайны да тормышка ашыра торган романтик рухлы кеше. Бу эшне башлаганда Аяз абый геройларының исәнлеген һәм аларның фамилияләренең ни дәрәҗәдә дөрес булуын белми идем, - диде Миләүшә Хәбетдинова матбугат чарасында. - Өч ел элек Арпад Галгоцины эзли башлаганда табармын дип уйламадым. Ул минем өчен “Искәрмәләр”дәге бер җөмлә генә иде. Арпад Галгоци табылды! Ул Аяз абый белән пересыльный төрмәдә танышып, бер лагерьда булган. Ул 18 яшендә лагерьга эләгеп, 13 ел төрмәдә үткәреп, Аяз Гыйләҗев тормышына дус булып кергән. “Аяз арабызда бердәнбер татар иде, үзен Батый-Чыңгыз” дип йөрттек - без аны Венгриягә басып кергән татарлар символы итеп кабул иттек”, - дип сөйләде Арпад. Ул Аяз абыйның таләпчәнлеген, туры сүзле булуын искә алды”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100