news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көзге сайлауларда тавыш бирү ике-өч көнгә сузылырга мөмкин

Үзәк сайлау комиссиясе төбәкләр белән берничә көн эчендә тавыш бирү мөмкинлеге турында сөйләшергә әзер.

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Быелның көзендә булачак сайлаулар ике-өч көнгә сузылырга мөмкин. Мондый мөмкинлекне Россия Үзәк сайлау комиссиясендә кире какмыйлар, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Мәсәлән, ике яки өч көн эчендә тавыш бирү мөмкинлеге турында иң якын арада Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары һәм төбәкләрдән хезмәттәшләр белән фикер алышачакбыз», — ди Россия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова.

Памфилова сүзләренчә, быелгы көздә сайлауларда тавыш бирү җиде көнлек булмаячак. «Моның өчен хокукый, финанс һәм оештыру-кадрлар тәртибендә җитди үзгәрешләр кертергә кирәк булыр иде», — ди ул.

Берничә көн дәвамында тавыш бирү бары тик күзәтүчеләр, видеокүзәтү һәм сайлаулар барышын контрольдә тотучы башка элементлар булганда гына узачак, диелә хәбәрдә.

Моңа кадәр Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Президентын сайлауларны әзерләү һәм уздыру планын раслады. Әлегә тавыш бирү 2020 елның 13 сентябрендә узачак дип планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100