news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көзге һәм кышкы каникулларны киметү турындагы мәгълүмат кире кагылды

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каникуллар дәвамлылыгының барлык нормативлары катгый үтәлүен әйтте.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы социаль челтәрләрдә барлыкка килгән көзге һәм кышкы каникулларны киметү турындагы мәгълүматны кире какты. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Каникуллар дәвамлылыгының барлык нормативлары катгый үтәлә. Каникуллар вакыты мәктәп тарафыннан билгеләнә. Бу укыту процессына бәйле, - дип ачыклык керттеләр министрлыкта. - Шул ук вакытта уку елы дәвамында каникулларның гомуми озынлыгы 30 көннән дә ким түгел".

  • Мәктәп укучылары өчен көзге каникуллар 31 октябрьдән 6 ноябрьгә, кышкысы – 26 декабрьдән 2019 елның 8 гыйнварына, язгы каникул 2019 елның 23 - 31 март көннәрендә булырга тиеш. Беренче сыйныфлар өчен өстәмә каникул 11 февральдән 17 февральгә кадәр була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100