news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көзге каникул вакытында 183 мәктәп яны лагеры эшләячәк

14 муниципаль район шул рәвешле балалар ялын оештыру турында карар кылган.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гүзәл Насыйбуллина). Көзге каникул вакытында республикада 14 муниципаль районда 183 мәктәп яны лагере оештырыла. Алар 6813 баланы кабул итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима җиткерде.

“Мәктәп яны лагерьлары балаларның җәйге ялын оештыру программасы кысаларында булдырыла. Муниципалитетлар бюджетка салынган акчаларны үз теләге белән планлаштыра һәм аларны көзге, кышкы, язгы каникулга да бүлә ала. 14 муниципаль берәмлек көзге сменалар оештыру кирәклеге турында карар кылган”, - дип аңлатма бирде Лариса Сулима.

Шул рәвешле көзге каникул вакытында мәктәп яны лагерьлары Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Буа, Кайбыч, Минзәлә, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә эшләячәк.

Искәртеп узабыз, быел мәктәп укучыларының көзге каникуллары 30 октябрь-5 ноябрь көннәрендә үтәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100