news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Көзге Иртыш моңнары” татар мәдәнияте фестивале Гран-при иясен 1000 евро премия көтә

Быел “Көзге Иртыш моңнары” фестивале Семей шәһәре Татар сәнгать мәктәбенең 25 еллык юбилеена багышлана.

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Казахстанның көнчыгышында, Иртыш елгасы буенда урнашкан Сәмәй (Семипалатинск) шәһәрендә 26-28 октябрьдә узачак Халыкара татар сәнгате фестиваль-бәйгесендә Казахстан, БДБ илләре һәм ерак чит илләрдән олысы-кечесен – 3 яшьтән 84 яшькәчә төрле милләт вәкилләрен катнашырга чакыралар. 
 
Фестиваль унсигезенче тапкыр оештырыла.
 
“Бүгенге көндә инде Казахстан шәһәрләреннән, Россиянең Омск, Тобольск, Төмән, Новосибирск шәһәрләреннән катнашырга теләк белдерүчеләр бар. Казаннан да сәнгатькәрләр килергә вәгъдә итте. Милли сәнгатьнең гүзәл үрнәкләре белән таныштырырга теләгән иҗатчыларны, коллективларны фестивальдә көтәбез. Гаризалар әле 17 октябрьгә кадәр кабул ителә”, - дип хәбәр итте Сәмәй Татар сәнгать мәктәбенең тәрбия эшләре буенча мөдире, фестивальнең оештыру комитеты әгъзасы Диләнур Ахунҗанова.
 
Фестивальне оештыручылар – Сәмәй шәһәренең “Хак” Иртыш буе татар һәм башкорт берлеге, Татар сәнгать мәктәбе, шәһәр хакимияте, Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Казахстандагы вәкаләтле вәкиллеге, Россиянең Генераль консуллыгы, Казахстанның Татар һәм башкорт конгрессы. 
 
Фестивальнең җитәкчесе һәм директоры - “Хак” берлегенең президенты, Татар сәнгать мәктәбе директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, атказанган сәнгать эшлеклесе Габдулхак Ахунҗанов.
 
 
Халыкара дәрәҗәдә үткәрелгән әлеге чара татар мәдәни традицияләрен, җыр, бию, гамәли сәнгатен, әдәбият һәм аш-суын таныту, төрле милләт һәм яшьтәге кешеләрнең талантларын ачу, халыклар һәм буыннар арасында дуслыкны ныгыту максатын тота.
 
“Фестивальдә төрле номинацияләр каралган: җыр, бию, нәфис сүз осталыгы, музыка уен коралларында уйнау, декоратив-гамәли сәнгать. Моннан тыш, быел татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышлап, аш-су номинациясе дә кертелде. Бу бәйгедә үз көчен сынап караучыларга чикләнмәгән күләмдә татар милли ризыкларын әзерләргә мөмкинлек бирелә. Иң мөһиме – алар татар халкының традицион милли ризыгы булсын. Бөтен ризыклар жюрига номер астында тәкъдим ителәчәк, шулай итеп, аларның кем тарафыннан әзерләнгәнен алдан  белмәячәкләр. Фестивальне оештыручылар киләчәктә әлеге ризыкларның рецептлары, фотосурәтләре һәм аларны әзерләгән осталар турында аерым китап бастырырга да планлаштыра”, – ди Диләнур Ахунҗанова. 
 
 
Вокал жанрда чыгыш ясаучыларга – “озын көй” башкару, ә хореография номинациясендә катнашучыларга ике – татар һәм башкорт биюләрен башкару таләп булып тора. Декоратив-гамәли сәнгать  жанрында тәкъдим ителгән хезмәтләр зәркәнчелек, чигү, керамика, келәм туку, күн эшкәртү, киез эшләнмәләр, сөяк һәм агач эшкәртү, сәнгатьле бизәү, сәйлән үрү, квиллинг, мозаика, татар милли костюмы кебек юнәлешләрне үз эченә алачак. 
 
Жюри белән Татарстанның атказанган артисты Дамир Солтанов рәислек итәчәк. Шулай ук жюрида Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Рәшит Әтногулов, музыка училищесы укытучысы, Халыкара конкурслар лауреаты Руслан Тураев кебек шәхесләр дә эшләячәк.  
 
Җиңүчеләр һәр номинациядә билгеләнәчәк. Иң талантлы катнашучы фестивальнең Гран-приена һәм 1000 евро күләмендә акчалата премиягә лаек булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100