news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көзге чакырылышта Зәй районыннан 72 егет армия сафларына алына

Район башлыгы Разиф Кәримов әлеге комиссиянең рәисе буларак, һәр армиягә алынучы белән шәхсән үзе әңгәмә корды.

(Зәй, 17 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары",  Рәзимә Кашапова). Зәйдә армиягә алынучылар комиссиясе утырышы үткәрелде, дип яза җирле басма.

Район башлыгы Разиф Кәримов әлеге комиссиянең рәисе буларак, һәр армиягә алынучы белән (алар медицина тикшерүе узганнар инде) шәхсән үзе әңгәмә корды, сораулар, киңәшләр бирде. Ул егетләргә армия хезмәтен яхшы узып, кире районга әйләнеп кайтуларын теләде. Комиссия һәр армиягә алынучының делосын карап, карар чыгарды. Көзге чакырылышта районнан 72 егет армия сафларына алына. Беренче чакырылыш - 22 октябрьдә, соңгысы исә 17 декабрьдә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot