Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Көзге чакырылышта Татарстанның 3 меңнән артык егете хәрби хезмәткә озатылган
Ил сагына озату 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Көзге чакырылышта Татарстанның 3 меңнән артык егете армиягә озатылган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан хәрби комиссары урынбасары Дмитрий Гурылев сөйләде.
"Чакырылыш кампаниясе планлы рәвештә, оешкан төстә бара. Хәзерге вакытта Хәрби комиссариатның җыю пунктыннан хәрби хезмәткә 3 меңнән артык егет озатылды. Безнең егетләр бөтен төбәкләр һәм хәрби округларда хезмәт итә. Аларның күбесе Үзәк һәм Көнбатыш хәрби округларына җибәрелә", - дип сөйләде ТР хәрби комиссары урынбасары. Аның сүзләренчә, барлык призывниклар да яхшы әзерлекле, бигрәк тә хәрби-исәп белгечлекләре буенча. "Меңгә якын егет бу көздә ДОСААФтан алына. Нигездә, машина йөртүчеләр", - дип аңлатты Гурылев.
Бүгенге көнгә үз частьларында хезмәт итүчеләрдән бернинди шикаять тә алынмаган. Призывникларны озату (көнгә 100ләп кеше) 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип йомгаклады сүзен ТР хәрби комиссары урынбасары.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз