news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Көзге чакырылышта Спас районы 28 егетне армиягә озата
Район Мәдәният йортында тантаналы рәвештә армиягә чакырылучы көнен билгеләп үткәннәр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Армия сафларына Спас районы 28 егетне озатачак. Көзге чакырылыш вакытында хәрби хезмәткә китүчеләр хөрмәтенә район Мәдәният йортында тантаналы чара узган. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
"Армия һәр ир-ат тормышында мөһим роль уйный, хәрби хезмәт егетләрне төрле яктан чыныктыра, аларның характерын формалаштыра, ихтыяр көчен ныгыта, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Нугаев. – Мин үзем дә армиядә хезмәт итеп кайттым һәм инде үз тәҗрибәмнән чыгып, армия кешене тормышка әзерләүдә әһәмиятле роль уйный, дип әйтә алам".
Әлки һәм Спас районнары буенча хәрби комиссар Виктор Лаврентьев егетләргә армиядә уңышлы хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
Үзешчән артистлар Николай Сафонов, Рөстәм Холмирзоев, Дарья Севастьянова, Ольга Лобанова, Варвара Лисюк һәм башкалар армиягә чакырылучылар хөрмәтенә җырлар башкарды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot