news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көзге чакырылышта Әлмәттән 170 егет армия сафларына алыначак

Аеруча сәләтлеләр, югары белемгә ия егетләр Россия Оборона министрлыгының спорт һәм фәнни роталарына, фәнни-производство бүлекчәләренә озатылачак.

Көзге чакырылышта Әлмәттән 170 егет армия сафларына алыначак
архив

(Әлмәт, 25 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары", Гөлназ Мостафина). Хәзерге вакытта илебезнең хәрби көчләре сафларында 381 Әлмәт егете хезмәт итә. Язын 205 кеше, контракт буенча 11 егет озатылган булса, көзге чакырылышта армия сафларын 170тән артык Әлмәт егете тулыландырачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

23 октябрьдә драмтеатр бинасында булачак солдатлар хөрмәтенә әзерләнгән тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Шабалин да уйландырырлык сүзләр җиткерде.

"Ирләр җилкәсенә ил язмышы тапшырыла. Ватан сагында булып кайтучыларның тормышка карашы үзгәрә, алар кыю һәм тәвәккәл була, гаилә терәгенә әверелә", – диде ул һәм булачак солдатларны шушы көнгәчә тәрбияләп үстергән өчен ата-аналарга, укытучыларга рәхмәтен җиткерде.

"Бер ел күп вакыт түгел. Бу чорда ир-егет бары тик җитлеккәнлеккә имтихан гына тапшыра. Сезнең төп бурыч – армия сафларында лаеклы хезмәт итеп, кабат туган якларыгызга әйләнеп кайту. Безнең төп бурыч – сезнең хәлне белешеп, ярдәм итеп, куәтләп тору һәм каршы алу", – диде сәхнә түреннән хәрби комиссар Ришат Сабиров һәм егетләргә бу мөһим этапны узуда уңышлар теләде.

Көзге чакырылышта армиягә китүчеләр Кораллы Көчләр, милли гвардия гаскәрләрендә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хезмәт итәчәк. Күпчелеге Әлмәт шефлык күрсәткән Саратов, Самара, Ивановодагы хәрби частьларга эләгер дип көтелә.

Аеруча сәләтлеләр, югары белемгә ия егетләр Россия Оборона министрлыгының спорт һәм фәнни роталарына, фәнни-производство бүлекчәләренә озатылачак. Язын Әлмәттән Анападагы "ЭРА" фәнни ротасына өч егет җибәрелгән булса, көзен дә әлмәтлеләрне биредә көтәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100