news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көзге чакырылышта Чирмешән районыннан 34 егет хәрби хезмәткә алынган

Аксубай районыннан 48 яшь кешене хәрби хезмәткә озатканнар.

(Чирмешән, 21 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова).Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариаты көзге чакырылышта Чирмешән районыннан – 34, Аксубай районыннан 48 яшь кешене хәрби хезмәткә озаткан, дип яза җирле басма.

Районнан соңгы төркем 14 декабрьдә юлга кузгалды, бу көнне 5 чирмешәнле якыннары белән бер елга хушлашты. Егетләребез Россиянең төрле өлкәләрендә хезмәт итәчәк.
Армия хезмәтенә киткән никрутларның күпчелеге һөнәрле, кулларында дипломнары бар. Бу чакырылышта хезмәткә алынган егетләребезнең алтысы югары белемле, унсигезесе техникум һәм училищелар тәмамлап киткән, ә унысы – урта белемле.

news_right_1
news_right_2
news_bot