news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көзге чакырылышта Апастан 27 егет армиягә китә

Армиягә чакыру алган егетләрнең уникесе югары белемле.

(Апас, 29 ноябрь, "Татар-информ","Апастово-информ" , Ришат Җамалиев). Быелгы көзге чакырылышка кулларына Армиягә чакыру алган егетләрнең уникесе югары белемле. Калган егетләр махсус урта һәм һөнәри, башлангыч һөнәри белемнәргә ия. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Татарстан Хөкүмәте карары белән Казаннның “Патриот” үзәгеннән хәрби частьларга озатылганда хезмәт чорында кирәкле әсбаплар, шулай ук кесә телефоннары тапшырыла. “Кайнар линия”-21-4-74- номерына шалтыратып, килеп чыккан барлык проблемаларны оператив хәл итәчәкбез",-ди район хәрби комиссары Илшат Паймурзин.

Бүген Россия Кораллы Көчләрендә язгы һәм көзге чакырылыш буенча илле яшь апаслы хезмәт итә. Аларның командирлары белән даими элемтәдә торучы район хәрби комиссариаты вәкилләре әйтүенчә, барысы да яхшы. Моны хәрби комиссариат, солдат егетләребезнең әти-әниләренә юлланган рәхмәт хатлары да раслый.

Районнан көзге чакырылыш буенча ун көннән 4 егет район шефлык иткән Ульяновск хәрби элемтә частена юл тотачак. Яңа елдан соң Апас делегациясе әти-әниләре белән бергәләп, алар янына кунакка барып, хәлләрен белешеп кайтачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100