news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көзге чакырылышта 40лап тәтешле Армия сафларына китте

Район мәдәният йорты залында үткән солдатларны озату тантанасына аларның дуслары, ата-аналары, район җитәкчелеге вәкилләре җыелды.

(Тәтешле, 23 октябрь, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова). Россия Кораллы Көчләре сафын көзге чакырылышта кырыкка якын тәтешле тулыландырачак. Район мәдәният йорты залында үткән солдатларны озату тантанасына аларның дуслары, ата-аналары, район җитәкчелеге вәкилләре җыелды, дип яза җирле басма.

Фанфаралар яңгырый. Кадетлар һәм гражданнарны яклау көллияте курсантлары Россия Федерациясе Гимнын башкара, андагы “Ватанга булган тугрылык безгә көч өсти” дигән сүзләр чакырылышлар өчен тиздән яңа мәгънә алачак.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов булачак солдатларга тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. “Ир-егетләр гомер-гомергә үз якыннарының һәм иленең саклаучылары булды. Хәрби кием киючеләргә, әниләрнең, балаларның, картларның тынычлыгын, Ватаныбызның чиген саклаучыларга без хөрмәт белән карыйбыз. Бик тиздән сез армия сафына басачаксыз”, – диде ул, чакырылышларга сәламәтлек, ышанычлы дуслар һәм хезмәтләрендә уңышлар теләп.

ТР Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин болай дип билгеләп үтте: “Россия армиясенең хәрби мөмкинлеге елдан-ел үсә бара, һәм бу күп яктан сезгә бәйле. Теләсә кайсы вакытта Ватанны сакларга басар өчен, өйрәнегез, яңа белем һәм осталык үзләштерегез”.

Еллар үтә. Россия хәрбиләренең бер буынын икенчесе алыштыра. Корал алмашына, әмма үзенең Ватанына булган мәхәббәт һәм тугрылык, сугышчан бурычка карата ихласлык, намус һәм абруй үзгәрешсез кала.

Изге теләкләр тыңлап, гражданнарны яклау көллияте чыгарылышы Марсель Садыйков дулкынлану һәм шул ук вакытта нык тавыш белән көзге чакырылышның яшь егетләре исеменнән намуслы хезмәт итәргә һәм якташларын уңайсыз хәлдә калдырмаска вәгъдә итте.

Яшьләр белән бергә залда аларның тынычлыгын саклаган, бишек җыры көйләгән, күз яшьләрен сөрткән, ямансулаган һәм сөенгән, иркәләгән һәм дулкынланган кешеләр дә бар иде. Ул әниләр. Күз яшьләрен тыеп тору авыр – балалар бик тиз үсеп-буйга җиткән. “Бер ел армиянең сезнең өчен файдалы үтүен, һәм үзегезне, якыннарыгызны, туганнарыгызны якларга сәләтле чын ир-егетләр булуыгызны телим”, – диде Эльвира Садыйкова, һәрбер ата-ананың күңел түрендәге кичерешләрен җиткереп.

“Солдат һәрвакытта солдат” дип исемләнгән концерт программасы тамашачыларның йөрәген бөек Ватаныбыз, үз бурычына тугры калган солдатлар өчен горурлык хисләре белән тулыландырды. “Башаккай”, “Әкият” балалар бакчалары сабыйлары, “Рус җыры”, “Ике Мин”, “Яшьлек”, “Умарина”, “Әниләр” сәнгать коллективлары, үзешчәннәр Алинә Солтанова, Полина Татаринова, Алина Стрюкова, Рәзилә Сәгыйрова һәм Валентин Трифонов матур, үзенчәлекле номерлар бүләк иттеләр.

Күмәкләшеп истәлеккә фотога төшкәннән соң, чакырылышлар Александр Карабанов белән Максим Катмаков тәэсирләре белән уртаклаштылар: “Абруйлы гаскәрләрдә – һава-десант гаскәрендә, диңгез флоты, чик буенда хезмәт итәсе килә. Армиягә теләп барабыз, бу – безнең изге бурыч”.

Ә чара ахырында булачак солдатлар обелискка венок салдылар һәм Ватаныбызның азатлыгын яулаганда гомерләрен биргән якташларын хөрмәт белән искә алдылар.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100