Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Көзге чакырылышта 4 меңләп татарстанлы хәрби хезмәткә алына
Аларның күбесе Көнбатыш һәм Үзәк хәрби округларына җибәрелә
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). 1 октябрьдән ТР хәрби комиссариатларында хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кампаниясе башланды.
Быел көз 4 меңләп татарстанлы хәрби хезмәткә алына. Аларның күбесе Көнбатыш һәм Үзәк хәрби округларына җибәрү ниятләнә. Армиягә алынучыларның 20 проценты диңгез флотында, 9 проценты ракета, 8 проценты һава-десант гаскәрләрендә, 8 проценты РФның ЭЭМда, 7 проценты хәрби-һава көчләре, 41 проценты коры җир гаскәре һ.б. подразделениеләрдә хезмәт итәчәк.
Кичә 108 егет үзенең хәрби бурычын үтәргә җибәрелгән. Алар Самара, Ленинград, Мәскәү өлкләре, Ярославль шәһәренә юлланган. Бүген исә тагын 72 егет Ростов, Түбән Новгород өлкәләре, Ставрополь крае, Екатеренбург шәһәрләренә җибәрелә.
Бу хакта бүген ТР хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз