news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көзен Тукай районыннан хәрби хезмәткә 33 егет чакырылган

Чакырылыш комиссияләренә көзен 257 ир-егетне көтәләр.

(Тукай районы, 6 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Көзге чакырылышта районнан 33 егет Армия сафларына китәчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. 

Чакырылыш комиссияләренә көзен 257 ир-егетне көтәләр. Шуларның 190ы бүгенге көнгә хәрби комиссариатка килгән. Хәзергә 24 егет армиягә җибәрелү өчен сайлап алынган, 86 егет өстәмә медицина тикшерүе үтәргә җибәрелгән, 34 кеше комиссиягә килүдән баш тарткан.

Район егетләре коры җир гаскәрләрендә РФ Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләрендә, хәрби диңгез флотында, ракета, хәрби десант гаскәрләрендә хезмәт итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot