news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көзен Татарстанда 20 мең кеше хәрби комиссариатларга чакырылачак - Сергей Погодин

Шуларның 4 меңе план нигезендә хәрби хезмәткә озатылачак.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Татарстаннан 2016 елның көзге чакырылыш кампаниясендә 20 мең тирәсе яшь кешене хәрби комиссариатларга чакыру планлаштырыла. Шулардан 4 мең чакырылучы хәрби хезмәткә озатылачак. 2016 елның октябрь – декабрь айларындагы чакырылыш эшчәнлеге турында бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәрби комиссар Сергей Погодин сөйләде.

Аның сүзләренчә, РФ Президенты указы нигезендә көзге чакырылыш кампаниясенә 1 отябрьдә старт бирелгән, гаскәрләргә 1989 – 1998 елларда туган, отсрочкалары булмаган һәм хәрби хезмәттән азат ителмәгән152 мең граждан җибәрелә. 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр Татарстаннан хәрби хезмәткә 4 мең кеше җибәрелә. Шулай да хәрби комиссиягә 20 мең татарстанлы чакырыла.

Чакырылучыларның 42 проценты коры җир гаскәрләренә, 6 проценты – хәрби диңгез флотына, 12 проценты һава-космик көчләренә, 9 проценты – Ракеталы стратегик юнәлештәге гаскәрләргә, 9 проценты – милли гвардия сафларына, 3 проценты – РФ Саклану министрлыгының 12нче Баш идарәсенә, 2 проценты – һава-десант гаскәрләренә һәм 17 проценты башка бүлекчәләргә озатылачак. Октябрьнең беренче декадасында беренче китүчеләрне озату планлаштырыла.

«Хезмәткә чакырылучылар арасында десант гаскәрләре һәм разведка хәрби частьләре популяр. Бирегә сәламәтлекләре нык булган, парашют-десант яки суда йөзү буенча күнекмәләре нык булганнар алына. Хәрби-диңгез флоты да егетләрне кызыксындыра, аерча диңгез пехотасы», – дип билгеләп үтте Погодин.

Элеккеге кебек ТР Хәрби комиссариаты югары һәм урта һөнәри белем алучыларга акцент ясаячак. Татарстанда андыйлар саны быел 3 меңләп.

Биш хәрби-исәп белгечлеге буенча 413 кеше, С категорияле (300 кеше), БТР-80 (21), МТЛБ механик- йөртүчеләре (30), D категориялеләр (9), укчы-парашютистлар (50) җибәреләчәк.

Шунысын да искәртеп үтик, Татарстан чакырылыш кампаниясе алдагы еллардагыча быел да Мәскәү Кремлендә Президент полкы комендант хезмәтен һәм 154нче аерым Преображенск комендант полкын формалаштыруда катнаша. Ноябрьдә 10 татарстанлы Президент полкында, тагын 20 кеше Преображенск полкында хезмәт итү өчен озатылачак. Моннан тыш, фәнни һәм спорт роталарына кандидатлар сайлана.

Быел көз альтернатив гражданлык хезмәтенә 15 кеше алына. Алар 21 айлык хезмәт вакытын Россия почтасында үтәчәкләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100