news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көзен беренче Бөтенроссия география диктанты уздырыла

Ул Рус география җәмгыяте башлангычы белән үткәрелә

 (Казан, 4 август, “Татар-информ”). Көзен беренче Бөтенроссия география диктанты уздыру күздә тотыла. Ул Рус география җәмгыяте башлангычы белән үткәрелә, дип яза “Российская газета”.

Бөтенроссия география диктанты кысаларында Россиядә яшәүче һәр кешегә, яше һәм социаль статусына карамастан, география буенча белемнәрен тикшереп карау мөмкинлеге булдырыла. Диктант язучыларның барысы да белгечләрнең компетентлы бәясен алачак. Россиядә беренче мәртәбә оештырыла торган әлеге киң күләмле акция Рус география җәмгыятенең фестивалендә башланыр дип көтелә.

РФ Президенты матбугат сәркатибе, Рус география җәмгыятенең медиа-берлеге рәисе сүзләренчә, тест россиялеләрнең географиядән белемнәрен тикшерергә генә түгел, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының игътибарын мәктәптә география дәресләре санын арттыру заруриятенә юнәлтергә дә мөмкинлек бирәчәк.

Диктант бөтен ил буенча Рус география җәмгыятенең төбәк бүлекләре ярдәме белән оештырылыр дип планлаштырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100