Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның йөздән артык мәктәбе укучылары «Аҗаган 2.0» уенына кушылды
«Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының мәктәп этабында Татарстанның йөздән артык мәгариф учреждениесе укучылары катнашкан. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.
Уенның мәктәп этабы 23 февральдә башланып, 31 мартта тәмамлана. Анда республиканың барлык муниципалитетларыннан мәктәп укучылары катнаша. Хәзерге вакытка Татарстанда «Аҗаган 2.0» уенында 10,5 меңгә якын кеше теркәлгән. Төбәктә «Аҗаган 2.0» уенында катнашучыларның гомуми саны 100 меңнән артып китәр дип көтелә.
«Аҗаган 2.0» - цифрлы технологияләргә нигезләнгән хәрби-патриотик уен. Мәктәп этабында муниципалитет дәрәҗәсендә мәктәпне тәкъдим итәчәк отряд сайлап алына. 7-10 яшьлек балалар беренче ярдәм күрсәтү һәм строй әзерлеге буенча ярышларда, «Зарничка» маршрут уенында һәм башка бик күп активлыкларда катнаша.
Олырак яшьтәге укучылар өчен җирлектә тактик уеннар, шулай ук шартлы-хәрби белгечлекләр буенча ярышлар (пилотсыз очкыч операторы, командир, хәрби хәбәрче, штурмчы, табиб, инженер-сапер һәм элемтәче) каралган.
Мәктәп этабын узганнан соң, отрядлар 12 апрельгә кадәр муниципаль дәрәҗәдә ярышачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз