news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Күзалла" фильмында төрле диндәге бертуганнар мөнәсәбәте тулырак чагылачак - И.Рәхимбай

Бүген кинофестивальдә Илшат Рәхимбайның "Кузалла" фильмы күрсәтелде.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Яшь кинорежиссер Илшат Рәхимбай үзенең Казан Халыкара мөселман кинофестиваленең төп конкурсына кертелгән "Представь" ("Күзалла") картинасын тулы метражлы нәфис фильмның бер өлеше, дип игълан итте.

Бүген "Күзалла" фильмы кинофестивальнең төп мәйданчыгы булган "Родина" кинотеатрында күрсәтелде. Шимбә иртәнге якка туры килү сәбәпле, залда тамашачы күп булса да, аншлаг түгел иде. Тамашачы фильмны бер тында карады һәм Илшатка рәхмәтләрен җиткерде.

Сюжет буенча абыйлы-энеле ике бертуганның берсе бер авылда - мулла, икенчесе күрше авылда - атакай. Катнаш гаиләдә туган ике туганны язмыш төрле якларга гына түгел, төрле диннәргә дә аера. Фильм азагында мулла - хәле авырайган абыйсы янына ашыга.

Фильмда рус авылы - Мари Элда, ә татар авылы - Мамадыш районының Арташ авылында төшерелгән. "Калай кулланылмаган һәм тышланмаган авыл мәчетләре аз калып бара икән, озак эзләдек", - диде Илшат Рәхимбай.

"Сугыш чорында Арча районында шуңа охшаш вакыйга булган. Ике бертуган төрле диннәргә хезмәт иткән. Әмма, нигездә, бу - мин уйлап чыгарган сюжет", - диде Илшат Рәхимбай.

Тулы метражлы фильмда Илшат Рәхимбай гаилә тарихын һәм трагедиясен дә күрсәтергә уйлый. Сәет мулланың балачактагы алдашуы гаиләне таркатуга китерә, һәм ул гомере буе күңелендәге шул таш белән яши. Абыйсына инсульт булгач, ул күп вакытын аның янында үткәрә һәм аңа службасына да булыша башлый. Мулланың бу гамәлен авылдашлары аңламыйча, конфликт туа. Монда инде атакай энесенә ярдәм итә башлый. "Бәлки фильмның азагын трагедия белән бетерергә туры килер, ә бәлки башкача да булыр. Мин уйлармын әле", - диде Илшат Рәхимбай һәм яңа фильм буенча эш башланганлыгын әйтте..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100