news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күзәтчелек идарәсе авыл хуҗалыгы җирләрен тиешенчә кулланмаучыларны җәзага тартачак

Ведомство авыл хуҗалыгы җирләрендә карьерлар һәм чүплекләр булдыруга юл куючыларга административ чара күрәчәк.

Күзәтчелек идарәсе авыл хуҗалыгы җирләрен тиешенчә кулланмаучыларны җәзага тартачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Оксана Романова). Быел Татарстанда 41 мең гектардан артык тиешенчә кулланылмаучы авыл хуҗалыгы җирләре ачыкланган. Бу хакта бүген Россия авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фәттерахманов ведомствоның күзәтчелек эшчәнлеге буенча беренче җәмәгать фикер алышуында җиткерде.

Ул хәзерге вакытта шул җирләрдән 6 гектарын әйләнешкә кертә алуларын әйтте.

“Районнарда андый җирләргә муниципаль контрольне көчәйтергә кирәк”, - диде Фәттерахманов. Ул юридик затларга штраф күләме 400 меңнән 700 мең сумга кадәр булганлыгын искәртте.

Шулай итеп, Лаеш районында “Торговый дом “Куб” оешмасы административ җаваплылыкка тартылган, шуннан соң алар рекультивация үткәреп тәртипкә китергән.

Моннан тыш, 159 чүплек теркәлгән. Әлеге күрсәткеч буенча Әлки, Лаеш, Биектау, Әтнә районнары исемлек башында булып чыккан. 132 чүплек бетерелгән, калганнары буенча эш бара.

Актуаль проблема булып санкцияләнмәгән карьерлар кала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100