news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе тоннага якын икмәкне сатудан алган

Ярты ел эчендә куллану вакыты чыккан яки саклау шартлары бозылган 80 партия икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре сатудан тыелган.

(Казан, 14 август, “Татар-информ”). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе 2018 елның беренче яртыеллыгында 956 кг икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләрен сатудан алган. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.

2018 елның беренче яртыеллыгында сатудан алынган икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре 2017 елның шушы чорында алынганнардан беразга күбрәк. Ул чакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре 950 кг сыйфатсыз продукцияне сатудан алган булган.

2018 елның гыйнвар — июнь айларында 80 партия икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре куллануга чыгарылмады. Сәбәбе – гигиена нормативларына туры килмәү, куллану вакыты чыгу, саклау шартлары бозылу һәм сатылучы товар турында тулы, дөрес мәгълүмат булмау.

Алты ай эчендә лаборатория тикшерүен икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләренең 2,5 меңнән артык пробасы узды. Физик –химик күрсәткечләргә туры килмәү теркәлмәгән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100