news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күз табибы: Глаукома бер күздә булса, икенчесенә дә күчәргә мөмкин

Кайчак глаукома башка авырулар артында яшеренә. Кан басымы күтәрелә, баш бик авыртырга, күзләр кызарырга мөмкин.

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Глаукома бер күздә булса, икенчесенә дә зыян килүе ихтималы бик зур. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә билгеле булды.

Республика офтальмология клиник хастаханәсе офтальмохирургы Сергей Усманов глаукома ике күздә дә ачыкланган очракны мисалга китерде. 

Кичектергесез ярдәм бүлегенә бер күзе сукыраюга зарланып, 45 яшьлек ир мөрәҗәгать иткән. Күз басымын үлчәп карасалар, нормадан ике тапкыр югары. Күзе ут, яктылык күрә, ә күзлек булышмый икән. «Бәхеткә, икенче күзе күрә, ләкин глаукома инде шактый тирәнгә кергән. Бер күзендә — дүртенче, икенче күзендә өченче стадиядә», — диде. Сергей Усманов әйтүенчә, сукырайган күзне инде дәвалап булмый, ә икенче күзнең күрү сәләтен саклап калырга тырышачаклар.

Кайчак глаукома башка авырулар артында яшеренә. Кан басымы күтәрелә, баш бик  авыртырга, күзләр кызарырга мөмкин. «Шундый бер пациентны ашыгыч ярдәм белән алып киткәннәр, хәле бик авыр булган, күңеле болганган, коскан да. Аны кардиология бүлегенә китергәннәр, ләкин хәле әллә ни яхшырмаган. Офтальмолог килгәч кенә, күзе кызыл булгач, аны күз авырулары хастаханәсенә җибәргәннәр. Анда «ябык почмаклы глаукома» (закрытоугольная глаукома) ачыкланган.  

Бу төр глаукомада басым кисәк күтәрелә. Башлангыч этапта ачыкланса, глаукоманы тулысынча дәвалау мөмкинлеге дә бар. «Глаукомадан бөтенләй коткарырга мөмкин, ләкин мондый очраклар сирәк», — диде Усманов.

Табиблар күз төбен тикшертеп, күз басымын үлчәтеп торырга киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100