news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күз табиблары шикәр чире китереп чыгарган катарактадан интегүчеләр саны артуын әйтә

Республика офтальмология клиникасында шикәр чире китереп чыгарган катарактаны дәвалау буенча аена 20-30 операция үткәрелә.

Күз табиблары шикәр чире китереп чыгарган катарактадан интегүчеләр саны артуын әйтә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Күз табиблары шикәр чире китереп чыгарган катарактадан интегүчеләр саны арта баруын әйтте. Бу хакта алар журналистларга Республика офтальмология клиник хастаханәсендә әйтте.

Бүген Казанда табиблар “Офтальмологиядә яңа технологияләр” Республика фәнни-гамәли конференциясендә катаракталь һәм витреоретиналь (күзнең челтәр катлавына ясала торган катлаулы операцияләр) хирургия нечкәлекләре турында сөйләшә.

"Шикәр чире арта, шуның нәтиҗәсе буларак катаракта килеп чыга. Кешеләр һаман баллыга сузыла, шикәр чире килеп чыккач та, табиблар рекомендациясен үтәми. Үз сәламәтлегеңә игътибарсызлык хәтта сукырлыкка китереп җиткерергә мөмкин", - ди Мәскәүдә Федоров исемендәге күз микрохирургиясе клиникасының күз шикәр чире витреоретиналь хирургия бүлеге хезмәткәре Павел Лыскин.

Казан дәүләт медицина университетының офтальмология кафедрасы мөдире Александр Самойлов пациентлар соң мөрәҗәгать итүенә гаҗәпләнүен әйтте. "Катаракта үзе куркыныч түгел, күз ясмыгы (хрусталик) куйдың да, пациент күрә, ә челтәр катлаудагы үзгәрешләр куркынычрак", - диде.

Аның сүзләренчә, Казанда Республика офтальмология хастаханәсендә шикәр чире китереп чыгарган катарактаны дәвалау буенча аена 20-30 операция үткәрелә. Бүген дә шушы диагноз куелган бер пациентка операция ясавы турында әйтте.

"Узган атнада мөрәҗәгать иткән иде, кан саву нәтиҗәсендә, ике яклы сукыраю барлыкка килгән. Эндокринолог, офтальмологларга мөрәҗәгать итмәгән булган. Бер күзенә операция ясалды, силикон маенда, икенчесенә бүген ясыйбыз. Силиконны 1,5-2 айдан алабыз, аннары күрү дәрәҗәсе ачыкланачак", - диде Самойлов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100