news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күзәтү камералары җәмәгать тәртибен бозган мөслимлеләрне ачыклый

Атна дәвамында 115 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу ачыкланган.

(Мөслим, 25 июнь, "Татар-информ", "Авыл утлары"  ). 12 июньнән 18 июньгә кадәр җирлегебездә оператив хәл тотрыклы булды, дежур частькә гражданнардан 63 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 11 хәбәргә күбрәк, дип яза җирле басма.

Профилактик чаралар барышында һәм хәбәрләр белән эшләгәндә административ хокук бозулар өчен 115 беркетмә төзелде (узган атнада административ хокук бозулар өчен 131 кеше җаваплылыкка тартылды). Спиртлы эчемлекләр кулланган һәм җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән өчен, кыйнаган өчен беркетмәләр төзелде.

Зыян күрүче булган бер юл һәлакәте теркәлде, әлеге факт буенча җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә, атна дәвамында 115 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу ачыкланган, барлык хокук бозучылар административ җаваплылыкка тартылды. 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, бу узган атна белән чагыштырганда икегә артык. Ике машина йөртүче транспорт белән исерек көе идарә иткән.

115 хокук бозуның җидесе “Имин шәһәр” АПК ярдәмендә ачыкланды, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылды.

Атна дәвамында 8 кинәт үлү очрагы теркәлде, дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлеге штабы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100