news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күзәтүчеләр Конституциягә тавыш бирүнең барлык этапларына да кертеләчәк

Конституциягә төзәтмәләргә тавыш бирүне күзәтеп тору өчен Татарстанда 10 меңнән артык кеше теркәлгән.

Күзәтүчеләр Конституциягә тавыш бирүнең барлык этапларына да кертеләчәк
"Татар-информ" архивы

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Иҗтимагый күзәтүчеләр Конституциягә төзәтмәләр кабул итү буенча тавыш бирүнең барлык этапларын күзәтеп торачак. Бу хакта матбугат очрашуында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

«Мөһим бурычларның берсе — тавыш бирүнең гадел булуын һәм бюллетеньнәрнең сакланышын тәэмин итү. Моның өчен сайлау комиссияләренә иҗтимагый күзәтүчеләр ярдәм итәчәк, алар процессның барлык этапларына кертеләчәк. Күзәтүчеләрнең бурычы — карап тору, сораулар бирү. Алар барлык тавыш бирү процедураларында катнашачак», — диде ул.

Кондратьев сүзләренә караганда, республикада күзәтүче булып 10 меңнән артык кеше теркәлгән. «Алар ТР Иҗтимагый палатасына киләсе тавыш бирү чарасында да күзәтүчеләр сыйфатында катнашырга гариза биргән», — дип сөйләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot