news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көз айларында Әлки районында 730 төп агач үсентесе утыртылган

Алар 1,3 гектар гомуми мәйдан били

 (Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Быел көз айларында Әлки районында 730 төп агач үсентеләре утыртылды. Бу 1,3 гектар мәйдан дигән сүз. Район үзәгендәге Имәнлек урамында нигез салынган скверда (ул 0,3 гектар били) 350 төп чыршы, юкә, миләш куаклары урын алды. Яңа Салман, Чуаш Кичүе, Юхмачы, Карга авыл җирлекләрендә агач утырту акциясендә аеруча актив катнаштылар. Һәр елдагыча, мәктәр укучылары бу әһәмиятле эшкә зур өлеш керттеләр. Агач үсентеләре белән район урман хуҗалыгы бушлай тәэмин итте, дип яза “Әлки хәбәрләре” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100