news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күвәйт дәүләтеннән Шәех Хамад Синан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләренә Корьән бүләк итте

Бу комплект “Мәңгелеккә юл” проектын тормышка ашыручылар булышлыгы белән чыгарылган

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казандагы югары белем бирүче “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Күвәйт дәүләтеннән Шәех Хамад Әс Синан җитәкчелегендәге делегация булып китте.

Шәех Хамад Әс Синан барлык студентларга үз тавышы белән яздырылган тулы Корьәнне бүләк итте. Корьән 22 дискка яздырылган. Әлеге дисклар бер тупланма итеп тәкъдим ителә. Бу комплект “Мәңгелеккә юл” проектын тормышка ашыручылар булышлыгы белән чыгарылган. Мәдрәсә шәкертләре әлеге бүләкне бик шатланып кабул итеп алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot