news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

К. Тинчурин театрында “Гашыйклар тавы” спектакленең премьерасы була

Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). 30 ноябрь көнне кичке 5 тә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Илдар Юзеев әсәре буенча сәхнәләштергән “Гашыйклар тавы” спектакленең премьерасын тәкъдим итә. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

Илдар Юзеевның әлеге повесть-поэмасы язмышлары аяусыз сугыш елларына туры килгән аерым бер чор кешеләре турында сөйли. Бер-берсен өзелеп сөйгән ике яр, Мөнирә белән Сәет, “Гашыйклар тавы” дип аталган серле урында мәхәббәтләрен вәгъдә белән беркетә. Әмма аларның берсе сүзендә тормый...

Музыкаль хикәя жанрында сәхнәгә куелган спектакльдә Илгизәр Хәсәнов, Илфак Хафизов, Гүзәл Галиуллина, Артем Пискунов, Ирек Хафизов, Зөлфәт Закиров, Илнур Байназаров һ.б. катнаша.

Режиссеры — Резеда Гарипова, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте “Татар-информ”га.

news_right_1
news_right_2
news_bot